Икенче Көнбатыш бүлгесе хәрби мәхкәмәсе журналист Фәридә Корбангалиевага һәм аның белән бергә эшләүче Алексей Барановскийга карата җинаять эшен карый башлады. Алар террорчылыкны аклауда һәм пропагандалауда, шулай ук Русия Кораллы көчләре турында ялган хәбәрләр таратуда гаепләнә.
Прокурор белдерүенчә, Корбангалиева видеолары Русия кешеләрендә борчылу, курку, көчсезлек һәм яклаусыз калу хисләре уяткан. Бу хакта ТАСС яза.
Фәридә Корбангалиева һәм Алексей Барановскийга террорчылыкны ачыктан-ачык аклау һәм пропагандалау (Русия Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 2нче өлеше) гаебе белдерелә. Моннан тыш, Корбангалиевага Русия Кораллы көчләре турында ялган хәбәрләр тараткан өчен дә (Русия Җинаять кодексының 207.3 маддәсе, 2нче өлеше) җинаять эше ачылган. Эш читтән торып каралачак һәм җәмәгатьчелек өчен ачык булачак.
Русия басмалары мәгълүматына караганда, 2024 елның маенда Корбангалиева һәм Барановский чит илдән видеохостинг платформаларының берсендә уртак әзерләгән видеоязма урнаштырган. Анда террорчылык гамәлләренә өндәү һәм терроризмны аклау элементлары табылган, дип саный тикшерү.
2023 елның гыйнварында Корбангалиева, шулай ук чит илдән торып, мессенджерда Русия армиясенең "махсус хәрби операция" барышындагы гамәлләре турында ялган мәгълүмат тараткан.
Фәридә Корбангалиева һәм Алексей Барановскийга карата читтән торып сак астына алу карары чыгарылган, алар халыкара эзләүдә.
Русия Чехия хакимиятеннән Корбангалиеваны экстрадицияләүне таләп итте. Праганың Шәһәр мәхкәмәсе Русиянең бу үтенеченкире какты.
Фәридә Корбангалиева Казанда туып үскән, журналист. Башта "Татарстан" дәүләт телеканалында, соңыннан "Русия-1" федераль телеканалында эшләгән. 2018-2021 елларда Азатлык Радиосы корпорациясенә керүче "Настоящее время" телеканалында эшләгән. Хәзерге вакытта Прагада яши.
Алексей Барановский "Русия азатлыгы" легионында сугыша.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум