Азатлык исемлеге: Украина сугышында Татарстаннан һәм Башкортстаннан һәлак булучылар саны 12 меңнән артты

Башкортстанның Ярмәкәй районы Суыккүл авылында Украинадагы сугышка китеп, анда һәлак булган Рәфис Чулпанов белән хушлашу, 25 июнь

Соңгы 9 айда гына Азатлык Радиосы исемлегенә аларның яртысы (6 меңе) өстәлде.

Русия Украинага каршы башлаган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 12 меңнән артык кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз.

16 июньгә без Татарстаннан кимендә 5587 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 6427 үлгән хәрби исеме бар.

Ике республикадан Украинадагы сугышта кимендә 12014 үлем очрагы турында хәбәр таба алдык. Исемлеккә үлгән хәрбиләрнең яртысын (6 меңен) Азатлык Радиосы соңгы тугыз айда өстәде. Ике республикадан 6 мең хәрби үлгәнен без 2024 елның 10 октябрендә хәбәр иткән идек.

Бу соңгы айларда үлемнәр турында хәбәрләрнең никадәр ешаюын ачык күрсәтә. Бер ай элек чамасы – 4 июнь көнне – хисапта үлүчеләр саны 11 меңнән артуын язган идек.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.

Башкортстан саннары

Республикада үлүчеләр саны районнардан артуын дәвам итә. Күрше Татарстан белән чагыштырганда, башкаладан үлүчеләр саны кискен артмый. Район-шәһәрләп саннарны харитадан күрә аласыз:

Башкортстанда иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:

  • Уфа – кимендә 547 кеше.
  • Белорет районы – кимендә 302 кеше.
  • Стәрлетамак – кимендә 252 кеше.
  • Учалы районы – кимендә 244 кеше.
  • Баймак районы – кимендә 195 кеше.
  • Мәләвез районы – кимендә 187 кеше.
  • Туймазы районы – кимендә 183 кеше.
  • Әбҗәлил районы – кимендә 173 кеше.

Башкортстанда үлемнәр аеруча районнардан күп. Башкала Уфа белән икенче урында барган Белорет районы белән аерма да артык зур түгел. Үлем турында хәбәрләр, некрологлар күбесенчә авыллардан килә.

Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, иң күп үлүчеләр элеккечә — 35-44 яшь төркемендә:

  • 35-44 яшь: кимендә 1748 кеше,
  • 45+ яшь: кимендә 1384 кеше,
  • 25-34 яшь: кимендә 1266 кеше,
  • 18-24 яшь: кимендә 459 кеше.

Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,70. Бу элекке күрсәткечтән (38,54) бераз зуррак. Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 1553 кеше). Икенче һәм өченче урында: 1990нчы (кимендә 1050) һәм 1970нче (кимендә 925) елларда туучылар.

Элегрәк сугышта яшьләрнең күпләп үлүе, араларында 18-19 яшьлекләрнең дә сирәк булмавы турында язган идек.

БУ ТЕМАГА: Сугышта яшьләр күпләп үлә. Башкорстаннан 5 егет тарихы

Татарстан саннары

Татарстан исә башкала Казаннан үлемнәр саны киске артуын дәвам итә. Хәзер исемлектә мондый 900 кеше исеме бар. Эре шәһәрләр һәм көньяк-көнчыгыш районнар да "калышмый":

  • Казан – кимендә 900 кеше.
  • Чаллы – кимендә 602 кеше.
  • Түбән Кама районы – кимендә 346 кеше.
  • Әлмәт районы – кимендә 276 кеше.
  • Яшел Үзән районы – кимендә 219 кеше.
  • Бөгелмә районы – кимендә 197 кеше.

Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, төп үлемнәр, нигездә, 35-44 яшь төркеменә туры килә:

  • 35-44 яшь: кимендә 2106 кеше,
  • 45+ яшь: кимендә 1516 кеше,
  • 25-34 яшь: кимендә 1368 кеше,
  • 18-24 яшь: кимендә 404 кеше.

Татарстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның уртача яше — 38.79. Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 2039 кеше). 1970нче (кимендә 1218) һәм 1990нчы (кимендә 1180) елларда туучылар да күп үлә.

Русия күләмендә – кимендә 118 мең үлгән хәрби

Журналистлар Украинада һәлак булган 118 меңнән артык Русия хәрбие исемен раслаган. Бу саннарны BBC-ның Урыс хезмәте китерә. Алар бу мәгълүматны "Медиазона", волонтерлар төркеме белән берлектә туплый һәм тикшерә.

Алар арасында — 28 илдән 523 чит ил кешесе. Һәлак булган чит ил кешеләре арасында иң күбе — Таҗикстаннан (72 кеше), аннары Непал (70) һәм Үзбәкстан (66) килә. Журналистлар мәгълүматына караганда, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан үлүчеләрнең яртысыннан артыгы фронтка Русия колонияләреннән җибәрелгән.

Моннан тыш, Русия ягыннан сугышта Грузия (күбесенчә – Көньяк Осетия һәм Абхазия), Украина (бу санга сугыш башланганчы Украина контролендә булган җирләрдә теркәлгән кешеләр генә кертелгән), Хәбәшстан, Замбия, Үзәк Африка Республикасы, Танзания, Того һәм АКШ гражданнары да катнашкан, дип хәбәр ителә.

Кырым, Донецки, Лугански, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән Русия ягыннан сугышучылар аерым исәпләнә, һәм аларның югалтулары бу исемлеккә кертелмәгән, дип искәртә BBC-ның Рус редакциясе.

Азатлык Радиосы саннарын да исәпкә алганда, журналистлар тапкан үлемнәрнең 10,17%-ы – Татарстаннан һәм Башкортстаннан булып чыга.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!